16+

Путин өчен докладлар язучы кешенең исеме билгеле булды

Песков: Президентка халыкара икьтисадый форумда чыгыш ясау өчен докладны Орешкин әзерли, әмма финал вариантын Путин үзе генә белә.

Песков: Президентка халыкара икьтисадый форумда чыгыш ясау өчен докладны Орешкин әзерли, әмма финал вариантын Путин үзе генә белә.

Россия Президенты Владимир Путинның Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ) чыгышларын әлеге өлкә буенча ярдәмчесе Максим Орешкин әзерли, әмма докладның соңгы вариантын Россия лидеры үзе генә билгели. Бу хакта журналистларга җомга көнне дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Петербург халыкара икътисади форумы 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Программа биш тематик блоктан тора. Төп тема —"Суверен үсеш гадел дөньяның нигезе. Киләчәк буыннар хакына көчләрне берләштерәбез". Россия Президенты Владимир Путин традиция буенча 16 июнь көнне узачак ПМЭФ пленар сессиясендә чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading