16+

Путин "чибәр ханымны" ни өчен шелтәләгән?

Ул пленар утырышның модераторы булган.

Ул пленар утырышның модераторы булган.

"Российская энергетическая неделя" форумында Россия Президенты Владимир Путин CNBC телеканалын алып баручы Хедли Гэмблга әдәпле итеп кенә шелтә белдергән. Ул пленар утырышның модераторы булган. Журналист Путинга газ белән тәэмин итү белән бәйле сорау биргән. Владимир Путин җавап биргән, әмма Хедлиның аны ишетмәвенә игътибар иткән. "Чибәр ханым, матур... Мин аңа берне әйтәм, ә ул миңа шунда ук бөтенләй башканы. Минем нәрсә әйткәнне ишетмәгән кебек", - дип белдергән ул "Россия24" телеканалы эфирында. Путин җавабында Европаны газ белән тәэмин итүне арттырабыз, гомумән, Россия Европага газ бирүне  15 процентка арттырды, дигән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading