16+

Путин: ЧВК сугышчылары, хәрбиләр белән беррәттән, барлык хокукларга һәм ташламаларга ия булырга тиеш

Шәхси хәрби компания (ЧВК) вәкилләренең хокуклары торгызылырга тиеш.

Шәхси хәрби компания (ЧВК) вәкилләренең хокуклары торгызылырга тиеш.

Бу сугышчылар, барлык сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар кебек үк, ярдәм һәм ташламалардан файдаланырга тиеш, диде Владимир Путин, 14 декабрьдә ел йомгакларын ясап.

Турыдан-туры линия барышында Путинга махсус хәрби операциядә катнашучы мөрәҗәгать итте. Ул ЧВК белән контракт төзүен,  махсус хәрби операция зонасында ярты ел хезмәт итүен белдерде. Ә хәрби комиссариат аңа хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирүдән баш тарта икән. 

Путин мондый проблеманың барлыгына ризалашты, ул Россия Оборона министрлыгы җибәргән кайбер хилафлыклар белән бәйле булуын билгеләп үтте.
"Проблема нәрсәдә? Россиядә юридик яктан шәхси хәрби компанияләр булмавында, алар закон тарафыннан каралмаган, бу проблема", - диде Путин.

Президент ассызыклаганча, шәхси хәрби компанияләр кысаларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән дәүләт арасында контрактлар төзелмәгән, ә сугышчыларга түләүләр акчалата бирелгән. Путин билгеләп үткәнчә, хәзер бу хәрби компанияләрнең шәхси составының төгәл исемлекләрен билгеләү дә авыр,

"Аларның хокуклары һичшиксез торгызылырга тиеш. Алар социаль ташламаларга, дәүләт тарафыннан башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар файдаланган һәртөрле ярдәм формасына хокуклы", - дип билгеләп үтте РФ Президенты.

Путин Россия Оборона министрлыгын һәм Хөкүмәткә бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә һәм кирәк булганда законга үзгәрешләр кертергә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading