16+

Путин Эммануэль Макронга котлау телеграммасын юллады

Россия Президенты Владимир Путин Франция президенты постына яңадан сайланган Эммануэль Макронга котлау телеграммасын юллады.

Россия Президенты Владимир Путин Франция президенты постына яңадан сайланган Эммануэль Макронга котлау телеграммасын юллады.

"Сезгә чын күңелдән дәүләт эшчәнлегендә уңышлар, шулай ук ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим", – дигән Путин котлау телеграммасында.
Макрон Франция белән 2017 елның маеннан җитәкчелек итә. 2022 елның язында ул ике турда президент сайлауларында җиңү яулады.

10 апрельдә беренче турда 27 процент тавыш җыйды һәм "Милли берләшмә" лидеры Марин Ле Пен белән бергә икенче турга чыкты. Марин Ле Пен 25 процент чамасы җыйды.
24 апрельдә икенче турда Макрон – 58,55 процент, Ле Пен – 41,45 процент алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading