16+

Путин имзалаган яңа закон һәр хезмәткәргә дә кагылырга мөмкин

Читтән торып эшләүчеләр өчен эшкә урнашу моннан соң тагын да уңайлырак булачак.

Читтән торып эшләүчеләр өчен эшкә урнашу моннан соң тагын да уңайлырак булачак.

Хезмәт килешүе өлкәсендә документлар әйләнешенә кагылган законны РФ Президенты Владимир Путин имзалаган.
Аның нигезендә, Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертеләчәк. Хәзер хезмәт килешүен электрон рәвештә генә теркәргә һәм кәгазьгә күчермәскә мөмкин. Законның төп максатларының берсе — читтән торып эшләргә теләүчеләргә (удаленно — рус.) эшкә урнашуны  җайлаштыру. 
Үзгәрешләр хезмәт килешүе, матди җаваплылык буенча килешүгә һәм тагын 30 дан артык кадрлар документларына кагыла. Эшне хәзер чит төбәктән эзләп табарга, дистанцион рәвештә әңгәмә узарга һәм хезмәт килешүен төзергә мөмкин булачак. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading