16+

Путин кайбер өлкәләрдә янгынга бәйле авыр хәл урнашуы турында белдергән

Россиядә янгыннарның гомуми мәйданы узган ел белән чагыштырганда 2,8 тапкырга кимрәк, әмма кайбер төбәкләрдә хәл катлаулы булып кала, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

Россиядә янгыннарның гомуми мәйданы узган ел белән чагыштырганда 2,8 тапкырга кимрәк, әмма кайбер төбәкләрдә хәл катлаулы булып кала, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

"Хәзерге вакытта ил буенча тулаем алганда, урман янгыннарының гомуми мәйданы, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкыр диярлек кимрәк - 2,8 тапкыр", - диде ул чәршәмбе көнне табигать янгыннарын бетерү буенча киңәшмәдә.

Шул ук вакытта Путин билгеләп үткәнчә,"аномаль һава шартлары аркасында илнең Европа өлешендәге кайбер төбәкләрдә бүген катлаулы вәзгыять". Аерым алганда, ул Рязань өлкәсен искә алды.

Шул ук вакытта Путин билгеләп үткәнчә, аномаль эссе һава торышы Россиядә генә түгел, Европада да урнашкан, бу зур табигый янгыннарга китергән.

"Федераль һәм региональ, муниципаль дәрәҗәләрдә янгыннарны бетерү һәм кешеләрне ышанычлы саклау буенча кичектергесез чаралар күрергә кирәк. Сүз дә юк, параллель рәвештә кешеләргә бу янгыннар нәтиҗәсендә килеп чыккан кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшләргә кирәк, һәм, һичшиксез, алдан эшләргә кирәк. Шул исәптән, моны тагын бер кат кабатларга телим, бу урман фондын һәм хайваннар дөньясын саклау эшенә кагыла", - диде Путин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading