16+

Путин кем белән очрашырга әзер?

"Теләсә кем белән очрашырга әзермен". Песков Путинның Зеленский белән очрашу максатын атады.

"Теләсә кем белән очрашырга әзермен". Песков Путинның Зеленский белән очрашу максатын атады.

Кремль вәкиле Песков: вәзгыятьне яхшырту өчен Путин Зеленский белән очрашырга әзер.
Владимир Путин Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашуга әзер, әгәр ул нәтиҗәле булса. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.

"Зеленский белән очрашуга килгәндә, әлбәттә, беркем дә аннан баш тартмый, әгәр бу очрашу чыннан да илнең көньяк-көнчыгышындагы вәзгыятьнең төенен җимерергә ярдәм итсә, Путин теләсә кем белән очрашырга әзер", - дигән Песков..

Шул ук вакытта Кремльдә әлегә Путин һәм Зеленский нинди мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм алар нинди нәтиҗәгә килергә мөмкинлеге турында белми, дип ачыклык кертте Песков.

Элегрәк Путин һәм Зеленский сөйләшүләрен Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган оештырырга тәкъдим иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading