16+

Путин Куркынычсызлык советы утырышын уздыра

Россия чигендә хәлләр киеренке төс алды.

Россия чигендә хәлләр киеренке төс алды.

Владимир Путин Куркынычсызлык советы утырышын уздыра. Җыелуның сәбәбе - Украинадагы вазгыять, әлеге ил җитәкчелегенең ДНР һәм ЛНРны үз итәргә тырышуы. Белгечләр әйтүенчә, украиналылар Кырымга да кул сузарга мөмкин әле.

Владимир Путин утырыш вакытында Украинадагы хәлләрне Конституциягә каршы килә торган һәм канлы хәл дип атады. Аның фикеренчә, россия баштан ук Донбасстагы ситуацияне тыныч юл белән хәл итәргә омтылган. Ә күршеләребез исә Минск килешүләрен бозарга гына тырышкан, бу хакта үзләре дә әллә ничә тапкыр белдергән. Бүгенге утырышның төп максаты исә - вазгыятьнең хәл итүнең юнәлешләрен барлау.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading