16+

Путин Куркынычсызлык советының зур утырышын уздырачак

Президент Путин 21 февральдә Куркынычсызлык советының зур утырышын уздырачак.

Президент Путин 21 февральдә Куркынычсызлык советының зур утырышын уздырачак.

Владимир Путин Куркынычсызлык советы утырышын уздырачак, дип хәбәр итте президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
"Бу зур Куркынычсызлык советы", - диде ул.

Анда дәүләт башлыгы һәм башка спикерлар үзләре чыгыш ясаячак. Кремль вәкиле ассызыклаганча, очрашу чираттан тыш булачак.
"Шулай ук президентның бүген берничә халыкара телефон сөйләшүе планлаштырылган", - дип өстәде Песков.

Соңгы көннәрдә Донбасстагы вәзгыять кискенләште - Киев килешүләрне игътибарсыз калдыра, чиктәш линиягә армиянең күп өлешен туплады һәм шул исәптән тыелган техниканы кулланып даими рәвештә каршы якка ут ача.

Үз-үзен игълан иткән республикаларга Украинаның бәреп керү куркынычы аркасында шул җирлектә яшәүче хатын-кызларны, балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне Россия төбәкләренә эвакуацияләү башланды. Гомуми мобилизация игълан ителде.
Украинаның көнчыгышында баручы конфликт инде сигез ел дәвам итә, бу вакыт эчендә БМО мәгълүматы буенча, 13 меңнән артык кеше аның корбаны булган, тагын 44 меңгә якын зыян күргән.

Донбасстагы киеренке вазгыятьне АКШ һәм НАТОның башка илләре дә арттыра, алар Украинаны корал белән тәэмин итә һәм анда хәрби инструкторлар җибәрә. Мәскәү взкилләре берничә тапкыр корал китерүне туктатырга чакырды, чөнки әлеге гамәл Киевны хәрби авантюраларга этәрергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading