16+

"Путин Кырымның Россиягә кушылуына үкенми"

Россия Президенты Владимир Путин Кырым тирәсендәге вәзгыятьне шәхси контролендә тотуын дәвам итә һәм мөмкинлеге булса да, үз карарларын үзгәртмәс иде, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Ул «Кырым тарихы»н үз контролендә тотуын дәвам итә... һәм ничек эш иткән булса, янә шулай эшләр, нинди карарлар кабул итсә, тагын шундый карар чыгарыр, нинди җаваплылыкны үз өстенә алса, янә шуны ук алыр иде дип ышанам», - диде Песков РБК телеканалына биргән интервьюсында.

Шул ук вакытта ул интеграция процессларын нәтиҗәлерәк үткәрергә, Кырымда яшәү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән бюджет акчаларын тагын да файдалырак эшләргә сарыф итеп булыр иде дип белдерде.

Бу шимбәдә Кырым Россиягә кушылуның өч еллыгын билгеләп үтте. 2014 елда ул референдум нәтиҗәләре буенча янә Россия төбәге булды. Ул чагында ярымутрауда яшәүчеләрнең 95 проценты Россиягә кушылуны яклап тавыш бирде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading