16+

Путин Кытайга барырга әзерләнә

Кремльдә Путин Кытайга барырга әзерләнә дип хәбәр иттеләр.

Кремльдә Путин Кытайга барырга әзерләнә дип хәбәр иттеләр.

Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга визиты әзерлек стадиясендә. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

"Үзара аңлашу барлыкка килде. Бу визит әзерләнә", диде Песков.

Ул ассызыклаганча, Россия лидерының Кытайга визиты көне алдан ук билгеле булачак, Кремль бу хакта хәбәр итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading