16+

Путин һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына ярдәм итү турындагы канунга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин сугыш хәрәкәтләре ветераннарының тол хатыннары, аларның гаилә составы нинди булуга карамастан, социаль ярдәм алуга хокук бирәчәк канунга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин сугыш хәрәкәтләре ветераннарының тол хатыннары, аларның гаилә составы нинди булуга карамастан, социаль ярдәм алуга хокук бирәчәк канунга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

 "Ветераннар турында" гы канунга да төзәтмәләр кертелгән. Аннан социаль ярдәм, шул исәптән айлык акчалата түләүне ялгыз яшәүче яки балалары белән бергә яшәүче тол хатыннар гына алырга мөмкин дип аныклаучы пункт төшереп калдырылган. Шул рәвешле, социаль ярдәм чаралары, гаилә составына карамастан, ирләре сугыш вакытында үлгән барлык гражданнарга да кагылачак.

Документта әйтелгәнчә, тол хатыннар дәүләттән социаль ярдәмгә бары тик кабат кияүгә чыкканчы гына исәп тота алачак, ягьни башка кешегә кияүгә чыкса, ташламалар бетә. 
Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading