16+

Путин локдаун игълан итәрме? Акчалата ярдәм булырмы?

Барыбыз да көтәбез.

Барыбыз да көтәбез.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән илдә коронавируска бәйле вазгыять хакында сөйләшәчәк. Шулай ук илдә тугыз көнлек ял көннәре турында да игълан ителер дип көтелә. Моннан тыш, аерым берәүләр узган елдагы кебек аерым категория халыкка ярдәм итү турында фәрман да булмасмы дигән өметтә тора.

Билгеле булганча, кичә Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булуын истә тотып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итү турындагы тәкъдимен җиткерде. Ә аерым төбәкләр өчен әлеге көннәр 23 октябрьдән башланырга мөмкин. Шул исәптән, Татарстанда да. Голикованың бу тәкъдимен премьер-министр Михаил Мишустин да хуплады. Моннан тыш, вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне бер айга үзизоляциягә җибәрергә кирәк дигән фикер җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading