16+

Путин: «Милли телләрне саклау бик мөһим»

Пятигорск шәһәрендә узган «Машук» Төньяк Кавказ мәгариф форумында Россия Президенты Владимир Путин Россиядә яшәүче халыкларның милли телләрен саклау мөмкинлеге бирәчәк программаны яңадан торгызу ихтыяҗы туганлыгын әйтте. Бу хакта федераль басмалар хәбәр итә.

– Милли телләрне саклау бик мөһим, чөнки һәр елны дөньяда күпсанлы телләр, сөйләм, әдәбият юкка чыга. Хәзер, әлбәттә, боларның барысын да торгызу зарур, өстәвенә заманча, яңа нигезгә таянып, – дигән Владимир Путин.
Шулай ук ул СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип өстәгән.
Исегезгә төшерәбез, июльдә Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта туган телләрне өйрәтү турындагы закон кабул итте. Яңа закон Россия Федерациясе халыкларының туган телендә һәм республика дәүләт телләрендә мәктәптә белем алуын тәэмин итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading