16+

Путин МХО ветераннарын иҗтимагый эшкә җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте

Россия Президенты Владимир Путин махсус операция ветераннарын актив иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүне мөһим дип атады. Дәүләт башлыгы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Беренче форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

"Россияне батырларча яклаган һәм фронт сынауларын намус белән үткән сугышчылар һәм командирларның бүген актив иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп ителүе бик мөһим", – диелә Путинның РФ Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы Сергей Новиков укыган сәламләү сүзендә.

Россия лидеры махсус хәрби операция ветераннарының социаль, хәйрия, волонтерлык проектларында катнашу мөһимлегенә басым ясады. Дәүләт бурычы: моның өчен кирәкле шартлар тудыру.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading