16+

Путин МХОда катнашкан чит ил кешеләренә гражданлык алу тәртибен гадиләштерде

Россиядә махсус хәрби операция чорында Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче чит ил кешеләрен гражданлыкка кабул итүне гадиләштерәләр. Моннан тыш, закон аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән уллыкка алынган балаларга да кагыла. Тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Документ «хәрби хезмәтне үтү турында контрактлар төзегән чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны гадиләштерелгән тәртиптә РФ гражданлыгына кабул итү турында»гы законга төзәтмәләр кертә.

Төзәтмәләргә ярашлы, гражданлыкны алу өчен «махсус хәрби операция вакытында РФ Кораллы Көчләрендә яки хәрби формированиеләрдә бер еллык срокка хәрби хезмәт үтү турында контрактлар төзегән чит ил гражданнары» мөрәҗәгать итә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading