16+

Путин Палестина дәүләтен төзү өчен чыгыш ясады

Якын Көнчыгыштагы низагны җайга салу гомумтанылган халыкара-хокукый базаларда ирешелергә тиеш, бу турыдан-туры Израиль белән тату яшәүче бәйсез Фәләстин дәүләте төзүне күздә тота.

Якын Көнчыгыштагы низагны җайга салу гомумтанылган халыкара-хокукый базаларда ирешелергә тиеш, бу турыдан-туры Израиль белән тату яшәүче бәйсез Фәләстин дәүләте төзүне күздә тота.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының беренче пленар утырышында белдерде.

"Кичектергесез бурыч – Якын Көнчыгыш проблемасын хәл итү өчен комплекслы сәяси процессны башлап җибәрү. Золымны туктатырга, зыян күрүчеләргә тормыш өчен мөһим ярдәм күрсәтергә кирәк. Палестина халкына карата тарихи гаделсезлекне төзәтү Якын Көнчыгышта тынычлык гарантиясе бирергә мөмкин. Бу мәсьәлә хәл ителмичә, җәбер-золым даирәсен өзеп булмаячак", - диде дәүләт башлыгы.

Аның фикеренчә, Палестина территорияләрендә тынычлык һәм тотрыклылыкны торгызу өчен төп таләп - «БМО Куркынычсызлык Советы һәм Генераль Ассамблеясе резолюцияләре белән хупланган ике дәүләт формуласын гамәлгә ашыру».

Путин билгеләп үткәнчә, Якын Көнчыгышта искергән конфликтның кискенләшүен дистә еллар буе «сүндереп» булмый. Ул искә төшергәнчә, Палестина-Израиль каршылыгының чираттагы әйләнеше иң канкойгыч булды.

«Газа секторындагы кан кою нәтиҗәсендә 40 меңнән артык кеше һәлак булды, аларның күбесе – тыныч халык. Әмма шул ук вакытта без һәрвакытта да теләсә нинди террорчылык күренешләренә каршы чыгабыз. Бер ел элек Газада башланган хәрби хәрәкәтләр хәзер Ливанга да таралган. Төбәкнең башка илләренә дә кагылган булып чыкты. Израиль һәм Палестина арасында конфронтация градусы кискен артты. Болар барысы да чылбыр реакциясен хәтерләтә һәм бөтен якын Көнчыгышны тулы масштаблы сугыш чигенә куя», – дип ассызыклады ул.

Россия лидеры өстәп әйткәнчә, качаклар саны инде 1,5 млн кешедән артып киткән. Моннан тыш, инфраструктурага һәм торак йортларга, мәктәпләргә, хастаханәләргә, социаль объектларга зыян китерелгән, һәм җимерүләр дәвам итә.

«Без һәрвакыт Якын Көнчыгышта тотрыклылыкка үзебезнең саллы өлешебезне кертергә омтылдык һәм эскалация башыннан ук башка партнерлар белән җайга салуга актив кушылдык», – дип йомгаклады РФ Президенты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading