16+

Путин РФ Министрлар Кабинетына балалар лагерьлары инфраструктурасын үстерү идеяләрен тәкъдим итәргә йөкләде

Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә балалар лагерьлары инфраструктурасын үстерү буенча идеяләр тәкъдим итәргә йөкләде.

Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә балалар лагерьлары инфраструктурасын үстерү буенча идеяләр тәкъдим итәргә йөкләде.

Тиешле йөкләмә Кремль сайтында бастырылган, дип хәбәр итә ТАСС. "Балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча чаралар уздыруны тәэмин итәргә, шулай ук балалар лагерьлары инфраструктурасын үстерү буенча тәкъдимнәр бирергә", - диелә документта.

Кушымтаны үтәү срогы - 2021 елның 1 ноябре. Аны үтәү өчен җаваплы кеше - РФ премьер-министры Михаил Мишустин. РФ Президенты шулай ук Роспотребнадзордан, эпидимиологик вазгыятьне исәпкә алып, балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен гамәлгә ашыру чараларын эшләүне таләп итте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading