16+

Путин Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны турындагы сорауга җавап бирде

Путин: 270 мең россияле армиядә хезмәт итү өчен контракт төзегән.

Путин: 270 мең россияле армиядә хезмәт итү өчен контракт төзегән.

Мобилизациянең яңа дулкыны булырмы дигән сорауга җавап биреп, Путин: "Әлегә илдә контракт буенча хезмәт итзргә теләүчеләрне актив рәвештә җыю бара, килешүгә 270 мең кеше кул куйган инде. Узган көздә өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең кеше чакырылган иде", дип җавап кайтарды. 

— Узган көздә Россиядә өлешчә мобилизация буенча 300 мең кеше чакырылган, ә соңгы 6-7 айда 270 мең кеше үз теләге белән контракт төзегән, — дип белдерде Владимир Путин ВЭФНЫҢ пленар сессиясендә, мөмкин булган мобилизация турындагы сорауга җавап биреп. 

Процесс дәвам итә, көн саен 1000-1500 кеше контрактка кул куярга килә, дип өстәде ул.

— Кешеләр аңлы рәвештә бүгенге шартларда  контракт төзиләр, ахыр чиктә алар фронтка китәчәген аңлый. Безнең ир — атлар, Россия ир-атлары Ватан өчен һәлак булуларын, авыр яралануларын аңлап, барыбер аңлы һәм ирекле рәвештә, Ватан мәнфәгатьләрен яклап баралар, - диде Путин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading