16+

Путин Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга рөхсәт итте

Россия Президенты Владимир Путин бүгеннән Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга рөхсәт итте һәм анда турлар сатуны тыюны бетерде. Тиешле документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

«Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясенең милли иминлеген тәэмин итү һәм Россия Федерациясе гражданнарын җинаятьчел һәм башка хокуксыз гамәлләрдән яклау буенча аерым чаралар турында» 2019 елның 21 июнендәге 287 номерлы указы үз көчен югалткан дип таныла», – диелә текстта.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, Россия Туроператорлары ассоциациясе илләр арасындагы беренче рейсларны май аенда ук эшләтеп җибәрергә өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading