16+

Путин: "Россиядә шәхси хәрби компания белән бәйле мәсьәлә ачык кала"

Россиядә шәхси хәрби компанияләрнең статусы турындагы мәсьәлә җиңел түгел, аны Дәүләт Думасында һәм Хөкүмәттә тикшерергә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Шулай ук ул 24 июньдә булган вакыйгаларга комментарий бирде.

Россиядә шәхси хәрби компанияләрнең статусы турындагы мәсьәлә җиңел түгел, аны Дәүләт Думасында һәм Хөкүмәттә тикшерергә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Шулай ук ул 24 июньдә булган вакыйгаларга комментарий бирде.

"Россия җәмгыяте өчен барысы да бик гади һәм ачык. „Вагнер“ ның гади сугышчылары яу кырында батырларча көрәште. Алар бу вакыйгаларга җәлеп ителгән булса, бер яктан, бик сак кына әйтсәм дә, үкенү хисе уята. Мин алар белән очрашуда сугыш кырында героизм күрсәтүләренә бәя бирдем. Ә икенче яктан 24 июнь вакыйгалары барышында ни булганына тукталдык. Өченче момент аларның алга таба хезмәт итү мәсьәләсенә тукталдык. Менә шулай". - дип ассызыклады Путин.

Президент сугышчылар белән очрашу үткәргән иде, анда аларга эшкә урнашу вариантларын тәкъдим ителде.

"Алар барысы да бер урында җыелып, хезмәт итүләрен дәвам итә алыр иде. Алар өчен бернәрсә дә үзгәрмәс иде. Аларны шул ук кеше җитәкләр иде, ул аларның чын командиры булган", - диде Путин.

Шулай ук РФ башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә «шәхси хәрби оешмалар турында закон юк».

Владимир Путин әйтүенчә: "„Вагнер“ ЧВК командирлары Россия Оборона министрлыгына күчүгә каршы түгел, әмма Пригожин баш тарта. "Юк, егетләр мондый карар белән килешми" дип белдерде ул".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading