16+

Путин россиялеләргә пенсияләрне индексацияләүне вәгъдә итте

Якын арада Россиядә пенсияләрне, шулай ук пособиеләрне һәм бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк.

Якын арада Россиядә пенсияләрне, шулай ук пособиеләрне һәм бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин шундый вәгъдә белән чыгыш ясады, дип яза ТАСС.
Моннан тыш, ул, Россия икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итәргә генә түгел, ә күп кенә юнәлешләрдә үзенең "глобаль лидерлыгын" да ныгытырга тиеш, дип белдерде. Тезисларны Путин Закон чыгаручылар Советы әгъзалары белән очрашуда тәкъдим итте.

Россиялеләргә ярдәм итү кирәклеге турында Путин инде 18 апрельдә үк әйткән иде, ул вакытта ул шулай ук хөкүмәт барлык социаль түләүләрне, шулай ук пенсияләрне һәм бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрү параметрларын әзерләячәк, дип вәгъдә итте.

Түләүләрнең кирәклеген ул инфляция басымы белән бәйләде. Апрельнең беренче көннәрендә бәяләр үсеше күрсәткече еллык чагылышта 17,5 процент тәшкил иткән. Президент раслаганча, инфляция белән бйле вазгыять тотрыклана. Мартта, Үзәк банк мәгълүматлары буенча, инфляция еллык дәрәҗәдә 16,7 процент тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading