16+

Путин Россиянең Төркиядәге яңа илчесен билгеләде

Россиянең Төркиядәге яңа Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп Алексей Ерхов билгеләнде. Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Россиянең Төркиядәге яңа Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп Алексей Ерхов билгеләнде. Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.


Ерхов илнең дипломат вазифасын 2016 елның декабрендә Анкарада, сәнгать күргәзмәсе ачылышында үтерелгән Андрей Карлов урынына башкарачак.

Хәзерге вакытка кадәр Ерхов Россия Чит ил эшләре министрлыгының Ситуацион-кризис үзәге департаментын җитәкләгән. 2010 - 2015 елларда ул Россиянең Истанбулдагы генераль консулы булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading