16+

Путин русиялеләргә фетнә вакытында бердәмлек белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин россиялеләргә чыдамлык, бердәмлек һәм патриотизм хисләре белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ил башлыгы һәртөрле шантаж һәм тәртипсезлек уңышсызлыкка дучар ителгәнен билгеләп үтте.

— Фетнә оештыручылар үз халкына хыянәт итә, туганнарның үлеменә этәрә. Россия солдатларының бер — берсен үтерүләрен теләде, күрәсең алар, - дип белдерде президент россиялеләргә мөрәҗәгать итеп. Бу хакта "Аргументы и Факты" басмасы яза.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, шимбә вакыйгалары барышында һәлак булган герой-очучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге коточкыч нәтиҗәләрдән саклап калган.

Путин билгеләп үткәнчә, җәмәгатьчелек, партияләр, дини оешмалар, бөтен җәмгыять конституцион тәртипне яклау буенча ныклы позиция ягында торган.

Исегезгә төшерәбез, 24 июньдә «Вагнер» шәхси хәрби компания хәрбиләре Ростовта Көньяк-Көнчыгыш хәрби округы штабын яулап алды. Аннары Белоруссия президенты Александр Лукашенко шәхси хәрби компания башлыгы Евгений Пригожин белән сөйләшүләр үткәрде, шуннан соң гына низагны туктату турында килешү төзелә.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading