16+

Путин төньяк хәрби шәһәрчекләрен яңартырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр Мурманск өлкәсе хәрби шәһәрчекләрен комплекслы модернизацияләргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр Мурманск өлкәсе хәрби шәһәрчекләрен комплекслы модернизацияләргә кушты.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Тиешле күрсәтмәне Президент Россия Арктика зонасын үстерү буенча киңәшмәдә бирде. Модернизация ябык хәрби шәһәрчекләр территориясендә яшәүче хәрбиләрнең торак шартларын яхшыртуны, шулай ук анда социаль инфраструктура булдыруны күздә тота.
Беренче чиратта чара Төньяк флотта хезмәт итүчеләр яши торган җирлекләргә кагылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading