16+

Путин: "Узып баручы ел экстраординар булды"

Без моны болай да яхшы аңлыйбыз, ди ул

Без моны болай да яхшы аңлыйбыз, ди ул

Узып баручы 2021 елны, узган елдагы кебек үк, коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында экстраординар дип атарга була. Шуңа да карамастан, мондый катлаулы шартларда илнең Кораллы көчләре үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәде. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы коллегиясе утырышында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

«Узып баручы ел, узган 2020 елдагы кебек үк, экстраординар булды, без моны болай да яхшы аңлыйбыз. Беренче чиратта, коронавирус эпидемиясе дәвам итү сәбәпле, - дип искәртте дәүләт башлыгы. - Бу катлаулы шартларда Кораллы Көчләрнең үз алларына куелган барлык бурычларны төгәл үтәве принципиаль мөһим».

Ул, кыенлыкларга карамастан, илдә армия һәм флотны модернизацияләү туктатылмады, коралларның яңа төрләре үсеш алды, шул исәптән «Авангард» һәм «Хәнҗәр» комплекслары кертелде, диде. Гаскәрләрнең хәрби әзерлеге сыйфатын яхшырту дәвам итте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading