16+

Путин үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне ике елга салымнардан азат итәргә җыена

Владимир Путин үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарны ике елга салымнардан һәм мәҗбүри кертемнәрдән азат итәргә җыенуы турында яза "Татар-информ" Интерфакска сылтама белән.

Владимир Путин үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарны ике елга салымнардан һәм мәҗбүри кертемнәрдән азат итәргә җыенуы турында яза "Татар-информ" Интерфакска сылтама белән.

"Без "Бердәм Россия" партиясе форумы кысаларында ОНФ мәйданнарында билгеле бер вакытка, ике елга, үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарны салымнардан һәм мәҗбүри кертемнәрдән азат итү кирәклеге турында бер тапкыр гына фикерләшмәдек ", - диде Путин РФ президентының стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында.

Президент утырыш алдыннан әлеге мәсьәлә буенча РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән киңәшләшүен әйтеп узды. Путин бу тәкъдимнең "эшне легаль формада нормаль ритмда алып бару" өчен кирәклеген җиткергән.

"Бу алар өчен мәшәкатьле булмаска тиеш", - дип аңлаткан ул. "Билгеле, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрнең законсыз эшчәнлегенә юл куярга ярамый. Әгәр дә кирәкле эш икән, законда тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк", - дип өстәгән президент.

Аның сүзләренчә, миллионлаган Россия гражданнары төрле өлкәләрдә - вак ремонттан башлап, автосервис төзелешенә кадәр үзлектән эшлиләр.

"Кешеләр бюрократия, акча җыюлар, даими тикшерүләр, өстәмә авырлыклар, бәлкем, алар эшчәнлеге өчен чыгымлыдыр, алар башка шундый нәрсәләр белән очрашмас өчен күләгәдә калырга мәҗбүрләр. Үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарга дәүләт белән үзара эш итүдә җайлы инструмент тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм. Алар үз эшләрен ачыктан-ачык алып барсын, үз хезмәтләре һәм сәләтләре хисабына намуслы керем алсыннар өчен кирәк бу ", - дип белдергән Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading