16+

Путинга Украина диверсантларының Белгород өлкәсенә үтеп керү омтылышы турында хәбәр ителгән

Россия Президенты Владимир Путинга Украина диверсия-разведка төркеменең (ДРГ) Белгород өлкәсенә үтеп керү омтылышы турында хәбәр иткәннәр.

Россия Президенты Владимир Путинга Украина диверсия-разведка төркеменең (ДРГ) Белгород өлкәсенә үтеп керү омтылышы турында хәбәр иткәннәр.

Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. дип яза ТАСС агентлыгы.

Белгородтагы вазгыять турында Россия Оборона министрлыгы һәм ФСБ вәкилләре Путин алдында доклад белән чыгыш ясаган. 

22 май көнне иртән Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков төбәкнең Грайворонск округы территориясенә Украинаның диверсия-разведка төркеме үтеп керүе турында белдерде. 

Аның сүзләренчә, Русия хәрбиләре дошманны юк итү буенча кирәкле чаралар күрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading