16+

Путинга яңа LADA Iskra машинасын сынап карарга тәкъдим иттеләр

АвтоВАЗ президенты Максим Соколов РФ президенты Владимир Путинга яңа LADA Iskra автомобилен сынап карарга тәкъдим итте.

АвтоВАЗ президенты Максим Соколов РФ президенты Владимир Путинга яңа LADA Iskra автомобилен сынап карарга тәкъдим итте.

"LADA Iskra - иң бюджетлы автомобильләренең берсе булачак. Без аны якынча бер елдан соң сатуга чыгарырга ниятлибез. Владимир Владимирович, әгәр сез аны сынап карасагыз, безнең өчен бу зур дәрәҗә булачак. Заманында LADA Kalina машинасын да сынап караган идегез", - ди Соколов.

Моннан тыш, тагын өч машина чыгарырга җыеналар. Бу - e-Largus электромобиле, LADA Aura бизнес-класс седаны һәм Vesta платформасында С-классның шәһәр кроссоверы булачак.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Путин Россия түрәләре үзебездә чыгарылган автомобильләрдә йөрергә тиеш дигән иде. "Тыйнаграк машина булыр, ләкин бернинди куркыныч та юк", - дигән иде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренчә, түрәләр ил брендларын үстерергә кирәклеген аңларга тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading