16+

Путинны яклап имзалар җыюның кайчан тәмамланачагы билгеле

Татарстанда Владимир Путинны Россия Президенты вазифасына тәкъдим итүне хуплап имзаларның беренче партиясе әзерләнә.

Татарстанда Владимир Путинны Россия Президенты вазифасына тәкъдим итүне хуплап имзаларның беренче партиясе әзерләнә.

Төбәк сайлау штабы, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерларның берләшкән тырышлыгы шактый күп имзалар җыярга мөмкинлек биргән. Имзалар җыю 2023 елның 23 декабрендә башланды һәм 2024 елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу чарада төбәк сайлау штабы, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар актив катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Имзалар сәүдә үзәкләрендә урнашкан мобиль җыю нокталарында, шулай ук кандидатның төбәк штабында калдырыла. 

Имза куеласы кәгазьләр юрист тарафыннан тикшерелә. Әгәр хаталар килеп чыкса, мәсәлән, паспорт мәгълүматлары дөрес күрсәтелмәсә яки имзалар тиешле чиктән чыгып китсә, мондый кәгазьләр ышанычлы кеше тарафыннан расланмый.

Активистлар һәм волонтерлар белдерүенчә, имзалардан тыш, кешеләр шулай ук Владимир Путинга теләктәшлек сүзләре калдыралар. 

Татарстанда имзалар җыю буенча 12 мобиль нокта ачылган инде.

"Ике атна дәвамында диярлек Владимир Владимирович Путин штабына кергән республиканың ирекле оешмалары һәм волонтерлык хәрәкәтләре волонтерлары сәүдә үзәкләрендә имзалар җыю белән мәшгуль. Шуны да искәртәсем килә, Татарстан территориясендә 12 шундый нокта бар. Кешеләр Владимир Владимирович Путинны яклап калдырган имзалардан тыш, алар ярдәм һәм теләктәшлек сүзләрен калдыралар", — дип сөйләде Татарстанда халык фронтының яшьләр эшләре координаторы Дамир Нургалиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading