16+

QR-кодлар турындагы канун балаларга кагылмаячак

QR-кодлар турындагы канун балаларга кагылмаячак, дип белдерде Голикова.

QR-кодлар турындагы канун балаларга кагылмаячак, дип белдерде Голикова.

Вице-премьер Голикова: без  балалардан ПЦР-тестлар һәм QR-кодлар таләп итмәячәкбез.

Балалардан коронавируска каршы ПЦР-тестны беркем дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
"Без балалардан ПЦРга тикшерү узуларын таләп итмибез", - диде Голикова Дәүләт Думасындагы чыгышы барышында. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә коронавируска каршы прививка кадату балалар өчен ирекле һәм таләп ителми.

РФ хөкүмәте 12 ноябрьдә Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертү турында ике закон проектын кертте. 

Транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проекты караудан алыначак, дип хәбәр итте 13 декабрь көнне Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Аның сүзләренчә, бу Дәүләт Думасының Министрлар Кабинеты, төбәкләр һәм россиялеләр фикере белән әңгәмәсенең нәтиҗәсе белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading