16+

Раил Нургалиев чемпион билбавын Муса Галләмовның үзенә калдырды

Танылган көрәшче шушы көннәрдә әтисен югалткан.

Танылган көрәшче шушы көннәрдә әтисен югалткан.

“Манзара-2020” бәйгесендә финал каршылыгыннан да игътибарны җәлеп иткән алышта – иганәчеләрдән аерым призга көрәштә Биектау батыры Раил Нургалиев Теләчедән Муса Галләмовны җиңде.

Әлеге ике көрәшче озак вакыт бер спорт залында шөгыльләнде, дистә еллап бергәләшеп Теләче данын яклады. Һәм карьералары шундый борылыш алды: Раил туган ягыннан китеп, Биектау районы өчен бил алышса, Мари Иленнән килгән Мусаны Теләче үз итте.

Әлеге көрәшчеләр өчен генә каралган 5 минут вакыт (аның тулысынча сөлгеләрне бәйләп уздырылуы да игътибарга лаек) Раилнең 7:5 исәбенә җиңүе белән төгәлләнде.

Көрәшчеләргә 150 мең һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Бүләкләрне тапшыру вакытында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Раилнең күптән түгел әтисен югалтканын, шуңа да көрәшчегә аеруча җиңел булмавын җиткерде.

Кагыйдәләр буенча Мусаның узган ел яулаган чемпион билбавы Раилгә бирелергә тиеш булса да, танылган көрәшче аны Мусаның үзендә калдырды. Бу очракта келәмдәге көндәшлек келәмнән тыш дуслыкның тантана итүе белән төгәлләнде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading