16+

Раил Шәмсетдиновка яңа вазифа

Россия мәгариф министрлыгының блогер-укытучылар советына Татарстаннан бер генә кеше эләккән.

Раил Шәмсетдиновка яңа вазифа

Россия мәгариф министрлыгының блогер-укытучылар советына Татарстаннан бер генә кеше эләккән.

Россия мәгариф министрлыгы өр-яңа совет булдырган, ул бөтен илдән 26 блогер-укытучыны берләштергән. Ул киңәшләшү-консультация органы буларак эшләр дип көтелә. Аның беренче составына Татарстаннан бер генә кеше кергән — ул Казан энергетика көллияте информатика укытучысы, 2013 һәм 2014 елларда Татарстанда һәм Россия урта һөнәр белем бирү системасында иң яхшы укытучы булыр танылган Раил Шәмсетдинов. 

Укытучы-блогерлар советы министрлык белән мөгаллимнәрнең хезмәттәшлеген тәэмин итәргә, җәмгыятьттә укытучыларга карата уңай караш барлыкка китерүгә ярдәм итәргә һәм социаль челтәрләрдә укытучы һөнәрен популярлаштырырга тиеш. 

— Әлеге яңалыкны ишеткәч, мин бик сөендем, үзем өчен түгел, ә республика өчен, чөнки шушы яңа орган ана без Татарстан укытучыларының эшчәнлеген бөтен илгә күрсәтә алачакбыз, аларның тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә тарату мөмкинлеге ачыла. Шунысы да игьтибарга лаек, әлеге совет яңа һәм аның беренче составына эләгү — ул зур җаваплылык, чөнки безнең алдыбызда моңарчы чишелеше булмаган мәсьәләләрне хәл ителәсе бурычлар куела. Минем советка инде бер тәкьдимем дә бар, ул да булса укытучылар, мөгаллимнәр һәм әйдәманнар өчен аерым фестиваль оештыру, — ди Раил Шәмсетдинов. 

Тиздән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов укытучы-блогерлар белән очрашырга планлаштыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading