16+

Рамазанга гаилә чишмәсе ачыла

Имам Әхмәт риваять кыла: "Сәгъд ибн Губәдә Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килеп: "Йә, Аллаһның Илчесе, әнием вафат булды. Аның өчен сәдака бирсәм буламы?" - дип сорый. Пәйгамбәребез: "Әйе", - ди. Ул янә: "Ә сәдаканың кайсысы яхшырак?" - ди. Пәйгамбәр: "Кешеләргә су эчертү", - дип әйтә (Хәсән хәдис).

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның тәкъдиме һәм коллективның хуплавы белән мәчет ишегалдында 84 метр тирәнлектә кое казылган.
Сәдаканың иң әҗерлесе - җәрия. Моңа кое казу, мәчет төзү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. Хәдис-шәрифтә китерелә: "Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның 3 төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары" (Мөслим). Безнең Гаилә чишмәсен дә Аллаһы Тәгалә сәдакател-җәриядән кабул итсә иде, шул чишмәне булдыруда үз өлешләрен кертүче кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын язса иде.
Мөхтәрәм кардәшләр! Шушы саваплы эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, рәхим итеп, 223-06-62 телефонына шалтыратыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading