16+

Рамил Шәмсетдинов хөкем карары белән килешкән

Шәмсетдинов төрмәдә 24,5 ел гомерен уздырачак.

Шәмсетдинов төрмәдә 24,5 ел гомерен уздырачак.

Рамил Шәмсетдинов 2021 елның 5-6 августында суд хөкеменә карата шикаять бирүдән баш тарткан.

Ике офицер һәм алты солдатны үтергән өчен хөкем ителгән солдат суд карарына кассация бирмәячәк. Бу хакта аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр итә. Алар Рамил һәм аның әтисе белән шикаять бирү турында фикер алышкан.

- Рамил үз шәхесенә зур игътибардан арыган, хөкем карарына шикаять бирергә теләми. Төмән колониясендә тоту шартлары канәгатьләндерә, шикаятьләр юк, - дип аңлата бу хәлне Нагиев.

Шәмсетдинов төрмәдә 24,5 ел гомерен уздырачак, ул катгый режимлы колониядә утыра. Ул шулай ук зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булганнарның гаиләләренә компенсация түләргә тиеш. Аның гомум суммасы - 9,8 миллион сум.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә аны шул дәрәҗәгә җиткерүчеләргә нәрсә булган?

    Мөһим

    loading