Шушы көннәрдә Иске Кади авылына “Россия” телевизион каналыннан төшерү төркеме килгән. Алар Андрей Малаховның “Чын күңелдән җырлар” тапшыруы өчен материал туплаган.
Популяр алып баручының чираттагы герое – шулай ук танылган җырчы, музыкант Марат Чанышев икән һәм ул, әнисе Нәфисә белән, үзе дә авылга кайткан. Әлеге хәбәрне ишеткәч, без дә Иске Кади авылына юл тоттык, дип яза «Безнең Чирмешән» сайты.
Мәскәүдән кадәр кайткан, үзәк телевидениедә эшләгән, зур эстрадада, чит илләрдә чыгыш ясаган җырчы безнең белән сөйләшеп торырмы икән, дип шикләнеп кенә барган идек. Марат бик ачык, аралашучан булып чыкты. Матур итеп татарча да сөйләшә икән. Безнең белән дә рәхәтләнеп аралашып утырды.
Ул 1975 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Тиздән, 25 мартта, гомер бәйрәмен уздырачак. Маратның әтисе Вахитның тамырлары Иске Кадидан булса, әнисе Нәфисә бу авылда туып үскән. Яшьләр Мәскәүдә очрашканнар, ләкин аларның туйлары авылда булган. Кызганыч, гаилә башлыгы Вахит абый бүген мәрхүм инде.
- Марат, авылга еш кайта идегезме?
- Мәктәптә укыган вакытта җәйге каникулларым ел саен монда уза иде. Май аенда кайтып, август ахырында китә идем.
- Алайса хатирәләр күп саклангандыр. Шулай да аеруча нәрсәләр истә?
- Атка атланып йөрүләр, буада балык тотулар, малайлар белән җыелышып футбол уйнаулар, клубта һинд киноларын карау... Барысы да истә. Бервакыт күрше Ирек абыйның машинасын да куып киттек әле. Ул төшке ашка кайткач, без машинаның кабинасында уйнарга ярата идек. Өчәү кабинага кереп утырдык, кайсыбыз машинаның ачкычын боргандыр, ул кузгалып китте. Без секунд өчендә юк булдык. Арттан Ирек абыйның кычкырган тавышы гына ишетелде. Аннан соң, әле дә истә, кырга барып, борчак урлап кайткан чаклар. Бу үзенә күрә аерым бер маҗара иде. Колхоз рәисе, бригадир безне куалар, ә без галошларны да югалтып аларадан кача идек.
- Бүген авылдагы туганнарыгыз, дусларыгыз белән аралашасызмы?
- Әйе, әле дүрт ел элек кенә авылга кайтып киттем. Быел туганнан туганым Илгиз гаиләсе белән Яңа елда Мәскәүдә кунак булып китте. Әни дә авылга кайтып йөри. Менә бүген дә миңа монда шулкадәр рәхәт. Кәефем бик яхшы. Илгиз белән авыл урамнарын әйләнеп чыктык, балачакны искә төшердек.
- Элекеге белән чагыштырганда, Иске Кади нык үзгәргәнме?
- Үзгәрешләр күп, әйтик, йортларга газ кергән. Элек һәр йорт морҗасыннан төтен чыгып тора иде. Мунча исе юк, элек бөтен авыл буенча тәмле мунча исе тарала иде. Ләкин авылның энергетикасы һаман шул. Иске Кади Иске Кади булып кала.
- Марат, сез татарча яхшы сөйлисез...
- Авылда үскәннең файдасы. Яшь чакта бөтенләй яхшы белә идем, хәзер бераз онытыла. Өйдә дә кайбер чакта әни белән татарча сөйләшәбез.
- Ә татарча җырлар беләсезме?
- Беләм. (ред. Шул урында Марат бик матур итеп татарча җырлап та җибәрде). Бу җырны Илгиз җырлый иде.
- Татар телен белүегезнең сезгә берәр кирәге чыктымы?
- Төркиядә дустым бар. Аның белән татарча сөйләшәм. Ул миңа: “Син кайдан иске төрек телен беләсең?”- ди. Мин аңа, бу татар теле, дим.
- Татар ризыкларын яратасызмы?
- Өчпочмак, бавырсак, җәймә, бәлеш... Бөтенесен яратам.
- Сез яшьтән үк музыкант булырга хыялландыгызмы?
- Юк. Минем дипломат, дальнобойщик, хәрби музыкант та буласым килде. Дөресен әйткәндә, ул хыял ел саен үзгәреп торды. Мин бит телевидениедә дә эшләдем.
- Ә сезнең нәселдә тагын музыкантлар бармы?
- Әни яшь чагында мәктәп оркестрында мандолинада уйнаган, әтием дә бик матур җырлый, гармунда да уйный иде. Мин музыка мәктәбендә укыдым, аннан соң хәрби-музыка училищесына укырга кердем. Бер елны хәтта Кызыл мәйданда узган парадта да катнаштым. Ләкин икенче курста укуымны ташладым.
- Телевидение дигәннән, сез анда ничек эләктегез?
- “МузОбоз” передачасын алып баручыга бәйге игьлан иттеләр. Шунда катнаштым һәм үттем. Ләкин мине анда түгел, ә башка тапшыруга администратор итеп алдылар.
- Күп кеше сезне “Премьер-министр” төркеменең солисты буларак белә?
- 1998 елда мин музыкаль карьерамны башлап җибәрдем. Дустым белән “День и ночь” төркеме оештырдык һәм шул вакытта 30га якын җыр яздым. Беренче җырым “Два бриллианта” бик тиз популяр булып китте. Аны һәм башка җырларымны продюсер Евгений Фридлян да ишетеп, мине үзенең “Премьер-министр” төркеменә чакырды. Аның составында без бик күп илләрдә чыгыш ясадык, “Евровидение”да да катнаштык. Бүген үзем генә чыгыш ясыйм, нигездә, үзем язган җырларымны башкарам.
Гөлсирә Шәрифуллина, «Безнең Чирмешән»
Марат Гомәров фотолары

Комментарийлар