16+

Рамзан Кадыйров тагын берничә төбәктә хәрби хәл кертергә тәкъдим итте

Кадыйров: Брянск өлкәсенә булган һөҗүмнән соң берничә төбәктә хәрби хәл кертелергә тиеш.

Кадыйров: Брянск өлкәсенә булган һөҗүмнән соң берничә төбәктә хәрби хәл кертелергә тиеш.

Чечня башлыгы фикеренчә, диверсантларның Брянск өлкәсенә һөҗүм итүе кайбер төбәкләрдә хәрби хәл кертү өчен сәбәп булырга тиеш.

 Брянск өлкәсендәге һөҗүмгә аңлатма биреп, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров диверсантларның гаиләләрен дә «җавапка тартырга» өндәде.

Аның сүзләренчә, һөҗүмдә катнашучыларның барысы белән дә иң кырыс һәм хәтта иң рәхимсез итеп «эш итәргә кирәк». Моннан тыш, Кадыйров аларны гына түгел, «Россия территориясендә яшшәүче гаиләләрен дә җавапка тартырга» кирәк дип саный. «Аларны җентекләп тикшерегез. Тәҗрибә шуны күрсәтә: аларның ярдәме, теләктәшлеге, хуплавы булмаса, мондый террорчылык актлары булмый кала",-дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Моннан тыш, Кадыйров берничә төбәктә хәрби хәл кертергә кирәк, дип саный. "Кайбер төбәкләрдә хәрби позиция кертелергә тиеш иде. Әйе, бу җирле халык өчен уңайсыз булырга мөмкин, ләкин алар куркынычсыз булачак», — дип язган ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading