16+

"Әрем исе, әрем тәме", "Мин әнкәемне төшемдә күрдем" һ.б. җырлар авторы вафат

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс авторы.

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс авторы.

22 апрельдә танылган композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗев вафат булган, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.

Мөфтәдин Гыйләҗев 1938 елның 1 июлендә Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында туган. Ул Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәгән. Аның әсәрләре башкорт һәм татар мәдәниятенең алтын фондына кергән, аларны эстрада йолдызлары башкара.

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс авторы. Алар арасында «Сагындыра туган як» (Риф Мифтахов сүзләре), «Әрем исе, әрем тәме» (Роберт Миңнуллин сүзләре), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (үзенең сүзләре) кебек халык арасында танылган җырлар бар.

Гыйләҗевларның гаилә ансамбле чыгышларын концерт һәм бәйрәмнәрдә көтеп алалар иде, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading