16+

Республика башлыгын штрафка тартканнар. Учак якканы өчен...

"Янгын куркынычы арта, сак булыгыз" дип язган ул.

"Янгын куркынычы арта, сак булыгыз" дип язган ул.

Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденовны елга буенда учак якканы өчен өч мең сум штрафка тартканнар. Цыденов үз гаебен таныган һәм МЧСның барлык гамәлләрен дөрес дип бәяләгән. Бу хакта ул үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә. "Янгын куркынычы арта, сак булыгыз" дип язган ул.

Комментарийларда республика кешеләре җитәкчеләренең гадел, дөрес кеше булуын искәртә. Штраф язган полковникка да хуплау сүзләре язганнар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading