«Татфондбанк» эше белән бәйле ике яңалык билгеле булды. Күңелсезеннән башлыйк. «Татфондбанк» клиентлары кредитларын вакытында түләп бетерсәләр дә, «начар кредит тарихы» булганнар исемлегенә эләккәннәр.
«Татфондбанк» банкротлыкка чыгу аркасында 20 мең клиентның исеменә «тап төшкән», дип хәбәр итә РБК. Кредиторлар акчаларын кайтарган вакыт банк кризис кичергән чорга туры килгән, шуңа да акчалар тиешле исәп-хисап счетларына вакытында килеп җитмәгән. Иминиятләштерелгән кертемнәр агентлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә җыена.
Икенче хәбәр сөенечле. Кичә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин «Республика яклау фонды булдыру турында»гы карарны имзалады. Документ нигезендә, Татарстанда теркәлгән кредит яки финанс оешмалары эшчәнлегеннән, намуссыз төзелеш алып баручылардан зыян күрүчеләргә булышу максатында, «Республика ярдәм фонды» коммерцияле булмаган унитар оешма төзеләчәк. Әлеге фондка җир кишәрлеге бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның икътисад министрлыгы матбугат үзәге.
Бүлеп бирелгән җир - республика милкендәге иң яхшы кишәрлекләрнең берсе. Казан шәһәре территориясендә Аккош күле тирәсендә урнашкан, мәйданы якынча 750 гектарны тәшкил итә. Аның 500 гектары торак төзелеше өчен каралган. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, документ нигезендә, ун көн эчендә фонд уставын ачыкларга, 30 көн эчендә фондка җир кишәрлеген тапшырырга тиеш. Фондның Совет рәисе, Татарстан Президентының ярдәмчесе Айрат Нуретдинов әйтүенчә, кишәрлекләрдән кергән керемне беренче чиратта, банк кризисыннан зыян күргәннәргә тотачаклар.
- Фонд эшчәнлеге өч юнәлештә барыр дип уйлыйбыз. Беренче максат - зыян күргән кешеләр төркемен ачыклау, шулай ук җирләрне отышлы коммерция максатларында файдалануга да игътибар биреләчәк. Кишәрлекләрнең чиген билгеләү, бүлү, сату буенча да катлаулы эш көтә. Бу ике елга сузылыр дип уйлыйбыз. Иминиятләштерелгән кертемнәр агентлыгы, конкурс идарәчеләре белән дә ныклы эш башкарылачак. Барысы да нәтиҗәле эшләнгән очракта, зыян күрүчеләргә килгән зыянны мөмкин кадәр тиешле дәрәҗәдә каплый алырбыз дигән өмет бар, - ди Айрат Нуретдинов.
Тиздән банкрот кредиторлар комитетлары оештыру хакында да сөйләшәчәкләр. «Татфондбанк»ның кредиторлар комитеты биш кешедән торачак дигән сүзләр йөри. Димәк, «Татфондбанк»ның биш «тавышы» булачак дигән сүз. Бер тавышка законлы рәвештә Россиянең салым хезмәте ия булыр дип көтелә. Калган дүртесен 17 июльдә кредиторлар җыелышында сайлаячаклар. Әлеге мәсьәләләр хакында Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев белән дә сөйләштек.
- Мондый ярдәм фонды Россиядә беренче мәртәбә оеша. Дәүләт бу хәлдә нәрсә эшли ала, шуны башкара. Банктан зыян күргән клиентларга ничек тә ярдәм итү юлларын эзләп, шуның нәтиҗәсендә барлыкка килде дә бу фонд. Моның өчен бюджеттан акча сарыф итәргә ярамаганлыгын аңлыйлардыр. Дәүләт карамагында активлар бар, аерым алганда, җир милке. Хәлдән чыгу юлының берсе буларак, бу җирләрне төзүчеләргә бушлай бирергә уйлыйлар. Йортны төзеп, сатучылар керемнең бер өлешен фонд хисабына күчерәчәк, - ди Марат Галиев. - Бу - эш механизмының бер варианты. Төзүчеләрне җәлеп итү өчен дәүләт ярдәме белән бүлеп бирелгән кишәрлектә инженер челтәрен үткәрүне әзерләргә дә кирәк булачак, бу эшләргә шактый вакыт таләп ителәчәк, - дип саный депутат.
- Җир кишәрлекләрендә төзүчеләрне җәлеп итәрлек уңайлы шартлар тудырылган булырга тиеш. Хәзер ябырылып фатир алучылар юк дәрәҗәсендә. Торак базарында бәяне дә артык кыйммәтләндереп булмый. Ә фондка акча бары йортларны сатканнан соң гына керә башлаячак. Кишәрлекләрдә инженер челтәрләрен үткәрү мәсьәләсендә дәүләт ярдәменә мохтаҗбыз, - диде Марат Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар