16+

Республика юлларында кыргый хайваннар катнашында 150 юл-транспорт һәлакәте булган

Иң күп инцидентлар Питрәч, Алабуга, Азнакай, Әлмәт районнарында очрый.

Иң күп инцидентлар Питрәч, Алабуга, Азнакай, Әлмәт районнарында очрый.

Пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар, башка кыргый хайваннарга караганда, ешрак юл-транспорт һәлакәтләрендә үләләр. Аварияләрнең күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.

Шулай итеп, 2021 елда республика юлларында 167 кыргый хайван, шул исәптән 45 кабан, 95 поши, 25 кыр кәҗәсе һәм 2 марал бәредереп үтерелгән. Иң күп инцидентлар Питрәч, Алабуга, Азнакай, Әлмәт районнарында булган.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның күченү урыннары турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында юлга чыгарга өнди.
Тыюлыклар, заказниклар янында яки кыргый хайваннарның чыгу ихтималы зур булган урман җирендә аеруча игътибарлы булырга һәм бәрелеш булмасын өчен тизлекне киметергә кирәк.

Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яки үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X