16+

Рәфис Кәлимуллин клибын төшергәндә, күңелсез хәл булган

Җырчы Рәфис Кәлимуллинның яңа клибын төшергәндә, күңелсез хәл булган: төркемендә эшләүче кызның баш миенә җитди зыян килгән.

Җырчы Рәфис Кәлимуллинның яңа клибын төшергәндә, күңелсез хәл булган: төркемендә эшләүче кызның баш миенә җитди зыян килгән.

"Кабат туам" җырына клип төшергәндә, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Клипның героинясы Алинә Хәсәнова сюжет буенча аңын югалтып егылырга тиеш иде. Шушы күренешне төшергән вакытта Алинә артыграк уйнап җибәрде, ялгыш башын бәрде. Баш авыртуына, баш әйләнүенә зарлангач, съемкалардан соң аны хастаханәгә алып киттек. Анда башына МРТ ясадылар. Нәтиҗәдә Алинәнең баш мие селкенгән булып чыкты. Хәзер хәле ярыйсы инде", - ди Рәфис.

Съемка вакытында Алинәгә ике сәгать буе асфальтта ятарга кирәк була. Бу да клип сюжетының бер өлеше. Әмма узып баручы машина йөртүчеләре Рәфисне Алинәгә бәйләнә дип уйлый һәм аздан гына Рәфис белән сугышмыйлар. Ә инде моның бары тик клип икәнен генә аңлаткач, тынычланып юлларын дәвам иткәннәр.

Алинә Хәсәнова Рәфис Кәлимуллин төркемендә бэк-вокалда эшли, белеме буенча ул - театр һәм кино артисты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading