16+

Ташбака сыман үз оягызда качып ятарга кирәкми: 4-11 апрельгә йолдызнамә

04 апреля 2025, 11:20
2162
0
0
Уку өчен 3 минут

Әгәр дә сезнең нәрсәдер барып чыкмый икән, сез сәләтсез дигән түгел.

Ташбака сыман үз оягызда качып ятарга кирәкми: 4-11 апрельгә йолдызнамә

Әгәр дә сезнең нәрсәдер барып чыкмый икән, сез сәләтсез дигән түгел.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Тормышыгыз зебра сыман аклы-каралы төсләргә генә буялган: я барысы да әйбәт, я барысы да начар. Ә сез шуңа риза булып яшисез. Дөньяда бит башка төсләр дә бар, аларны үз тормышыгызга кертеп карагыз әле.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Үзегезне чит, яңа даирәдә сынап карагыз. Нәтиҗәсе яхшы булса да, яман булса да тәҗрибәсе файдалы булыр. Ташбака сыман үз оягызда качып ятарга кирәкми.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Күңелегездәге илһам чишмәсе ярларыннан ташыр. Туып барган идеяләрегезне язып барырга да вакытыгыз булмас. Фикерләрне берләштереп бер матур шигырь, җыр иҗат итәргә мөмкинсез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Әгәр дә сезне берәр хайван белән чагыштырырга кушсалар, сез керпе булыр идегез, чөнки барлык яңалыкларны энәләр чыгарып “каршы аласыз”. Хәтта керпеләр дә үзләрен сыйпарга бирә, сез дә өйрәнегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Арысланнар, әйе, эш чыннан да ләззәт һәм рәхәтлек китерә ала. Бары үзегезгә ошаган җирдә һәм үзегезгә ошаган кешеләр белән эшләргә кирәк.  Киресенчә булганда, сез үзегезгә зыян гына китерәсез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

“Күбрәк акча эшлим,”- дия-дия тормышны куасыз, ә ул узар да китәр. Никадәр миллионнарыгыз булса да, кире кайтара алмассыз. Шул вакытта яныгыздагы кешеләр генә калыр. Менә алар турында кайгыртсагыз иде.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Яллар бик күңелле үтүе ихтимал. Ләкин аның өчен атна буе өелеп килгән эшләрне тәмамлап, өтереннән ноктасына кадәр тикшереп чыгарга кирәк. Шул чакта гына тәнегез белән дә, җаныгыз белән дә ял итәрсез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Алмагач төбендә алманың пешеп авызга төшүен көтеп ятарга кирәкми. Эшләү планын озак кордыгыз, хәзер аны тормышка ашырырга вакыт. Тылсымлы ишарә көтсәгез, менә ул!

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Ялгыз укчыларны маҗаралы мәхәббәт тарихы көтә. Бик сәер башланып китсә дә, ахыры гаилә төзү белән тәмамланырга мөмкин. Бары тик күзегезне җирдән аерып, тирә-юнегезгә карый башлагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Хәзерге тормышыгыз үткәндә сайлаган гамәлләрнең нәтиҗәсе. Шуңа тормышны, я кешеләрне гаепләргә кирәкми. Үз язмышыгыз өчен сез генә җаваплы. Моны тизрәк аңлаган саен, җиңелрәк булачак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

“Бүрене күпме ашатма, ул барыбер урманга карый,”- диләр. Тирә-юньдәгеләр дә сезне үзгәртеп, “кеше” ясамакчы булалар. Индивидуаль булыгыз, “урман”ыгызга тугры калыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Әгәр дә сезнең нәрсәдер барып чыкмый икән, сез сәләтсез дигән түгел. Бәлки моның барысы да хәерлегәдер, шулай булырга тиештер. Бу мәсьәләнең башка ягын карап карагыз әле, сез белмәгән әйберләр булуы ихтимал.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading