16+

Рифкать Закиров бер чиләктән 10 чиләк бәрәңге алган

Бәрәңгеләр алынып бетеп базларга тутырылып куелса да, аның әле дә телләрдән төшкәне юк. Социаль челтәрләргә эленгән фотолардан да кемнең уңышы ничек булганын фаразларга була.

Рифкать Закиров бер чиләктән 10 чиләк бәрәңге алган

Бәрәңгеләр алынып бетеп базларга тутырылып куелса да, аның әле дә телләрдән төшкәне юк. Социаль челтәрләргә эленгән фотолардан да кемнең уңышы ничек булганын фаразларга була.

Менделеевскида яшәүче 67 яшьлек Рифкать Закиров та әнә бер чиләктән ун чиләк уңыш алган. Бәрәңгеләренең дә һәрберсе берәр килограммга тарта.

- Аның бер сере дә юк, - дип башлаган иде сүзен, сөйләшә торгач, аны утыртканда әллә ниләр кыланганын белеп алдык. Үзе әйтмешли, бер дә кешечә түгел икән. - Кешеләр бәрәңгеләрен туфракка күмә дә бетә. Ә без бакчада бик озак юанабыз. Бер сутый җиргә утыртканчы, ярты көнебез үтә. Аны хатыным, кызым белән өчәүләшеп утыр­табыз. Башта өйдә бик яхшылап үрдерәм. Аннары эш бакчада башлана. Мин көрәк белән чокыр ясыйм да хатыным шул чокырга йомырка, суган кабыгы, бәрәңге өчен сатыла торган махсус ашлама һәм көл сала. Шуннан соң гына чокырга бәрәңге төшеп утыра, - ди ул.
Көлнең дә гадиен түгел, шашлык пешергәнен сайлый ул.


- Шашлык пешерүчеләр янына барып, махсус алып кайтам. Башта бушка гына бирделәр, чөнки аны кая куярга белмичә, басуга гына ыргыталар иде. Хәзер акчаның тәмен белделәр, җыеп барып, акчага саталар. Ни өчен дигәндә, кибетләрдән махсус килеп, шулай ук сатып алырга сорыйлар икән. Бер ящик көлне 24 мең сумга саталар, - ди Рифкать абый.
Бәрәңгенең төбен өч тапкыр өяләр дә икән һәм гел су сибеп торалар.


- Элек бәрәңгене күпләп утырта идек, кадер дә күрсәтеп бетереп булмагандыр, моның кадәр уңышны күргән булмады. Хәзер аз гына җиргә утыр­табыз, аның каравы иркәләнеп кенә үсәләр, - ди әңгәмәдәшем.
Киләсе елга сез дә шулай утыртып карагыз әле, берәр килограммлы бәрәңгеләрегезне фотога төшереп, редакциягә юлларсыз.
Дилбәр Гарифуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading