16+

Римма Ибраһимовага яшел "һәйкәл" куелачак

2019 елның 1 октябрендә (14.00) Татар дәүләт филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясен дәвам итеп, Филармония янындагы скверда (Казан, Павлюхин урамы 73 йорт) Татарстан Республикасының халык артисты Римма Ибраһимова тарафыннан агач утыртылачак.

Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатында барлыкка килде. Хәзер паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан (Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Булат Балтанов, Хәмдүнә Тимергалиева) һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр (Габдулла Тукай, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Натан Рахлин, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Илгиз Мәҗитов, Марат Таҗетдинов) истәлегенә атап утыртылган 17 агач үсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading