16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Системалар алам, өйгә чыктым..."

Ришат Фазлыйәхмәтовның тизрәк терелүен теләп калабыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның тизрәк терелүен теләп калабыз

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм алып киткән дип язган идек. Җырчының сәламәтлеге яхшыра башлаган. Ришатны хастаханәдән өйгә чыгарганнар. Бу хакта аның тормыш иптәше Эльмира үзенең сторисларында хәбәр итә.

«Без өйдә, Аллаһка шөкер. Алга таба дәвалануны дәвам итәбез. Барыгызны да бәйрәм белән. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип язып куйган ул.

Бераз вакыттан Ришат үзе дә элемтәгә чыгып: «Барыгызга да сәлам, дуслар. Авырып киттем бу көннәрдә. Мине югалткансыздыр. Тамак шешкән иде, температура да булды. Әле дә тамак үзен сиздереп тора. Терелеп беткәч үзебезнең концертларыбыз белән сезне сөендерербез. Системалар алам, өйгә чыктым. Рәхмәт матурыма, тамашачыма. Үземнең әле кирәк икәнлегемне аңладым», — дип сөйләгән.

Ришат Фазлыйәхмәтовның тизрәк терелүен теләп калабыз, дип яза Интертат.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading