16+

Ришат Фазлыйәхмәтовка Тәтишкасы көтелмәгән бүләк ясаган

Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге аккаунтына гаҗәеп матур видео урнаштырган. Анда ул Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның баянда уйнавына кушылып җырлый. 

Ришат Фазлыйәхмәтовка Тәтишкасы көтелмәгән бүләк ясаган

Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге аккаунтына гаҗәеп матур видео урнаштырган. Анда ул Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның баянда уйнавына кушылып җырлый. 

“Осталык, осталык инде ул! Яңа баян беренче булып Татарстанның халык артисты Кирам абый Сатиевның оста кулларына эләкте. Баян күргәч, гармунчы йөрәге түзмәде бугай, йөгереп тә менде – уйнап та җибәрде. Тормышта иң матур, рәхәт мизгелләр көтелмәгән җирдә туа шул”, - ди Ришат.

Нинди баян турында сүз бара икән соң? Бу хакта Ришатның хәләл җефете Эльмирадан (Тәтишка) сорарга булдык. “Ришатның Казандагы концертында аңа баян бүләк иттем. Башта чәчәк белән чыктым да, аннары “Хыяллар Тәтишка белән чынга аша” дип сәхнәгә бүләгемне чыгарттым. Бервакыт Ришат авылга кайтканда: “Эх, баяным булса, яңа җырларны өйрәнеп уйнап-җырлап утырыр идем”, - дигән иде. Мин бу сүзләрне эләктереп алдым да, баянга заказ бирдем. Баянны сәхнәгә алып чыккач, “аның эчендә нәрсә дип уйлыйсың?” дип сорадым, “мәчедер” диде. Залда Кирам абый Сатиев та бар иде. Алып баручы егетебез Таһир Гайнуллин аны сәхнәгә чакырды. Кирам абый бу хакта белмәде, билгеле. Бу Ришат белән Кирам абый өчен дә, тамашачы өчен дә зур сюрприз булды”, - дип сөйләде безгә Эльмира.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading