16+

Ришат Төхвәтуллин: "Радиога соңгы тапкыр килүем"

«Күңел» радиосында эфирдан соң Ришат Төхвәтуллинның кәефе төшкән.

Ришат Төхвәтуллин: "Радиога соңгы тапкыр килүем"

«Күңел» радиосында эфирдан соң Ришат Төхвәтуллинның кәефе төшкән.

Аның бу турыда яздырган видеосы «Зур Баян» сәхифәсендә чыкты.

«Бу радиога соңгы тапкыр килүемдер. Шундый сораулар бирәләр, нәрсә дип җавап бирергә белмәссең. Миннән нинди җавап көттеләр микән? Журналистлар сорауларын уйлап бирергә тиештер бит инде. Әнә Зифа ападан үрнәк алыгыз, аның кебек алып баручы булырга кирәк», — дип сөйли җырчы.

«Журналистларның креатив буласы киләдер. Ә нәтиҗәдә наданлыкларын күрсәтәләр. Әхлак дигән сүз белән таныш түгелдер алар»;

«Ришат, күңелегезне төшермәгез. Бик дөрес әйтәсез, эчке дөньягызга тидермәгез»;

«Андый радиога бармагыз»;

«Ул алып баручылар профессионал түгел. Урамнан кергән кеше кебек теләсә нинди сорау биреп утыралар. Кайчагында алар өчен оят булып куя. Үзләренең белемсез икәнлекләрен күрсәтәләр. Бу беренче тапкыр гына түгел инде»;

«Ул радионы тыңламыйлар да, мәгънәсезләр», — дип хуплаган инстачылар җырчыны.

Ришат Төхвәтуллинның тамашачыларының аңа нинди сорау бирүләрен дә беләсе килгән. Тапшыруны караучылар «өйләнү, туйны зурлап үткәрү-үткәрмәү, туйга кемнәрне чакыру кебек» сораулар бирделәр, дип җавап язганнар.

«Бөтен кешедән гаеп табып, үзен әллә кемгә куеп йөрүчегә әверелдең. Азрак гадиерәк бул, бик сырлы, көнче, саран кешегә охшагансың», — дип үз фикерен белдерүче дә бар.

 

Чыганак: "Интертат"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес язганнар узен бик эре Тота интервьюларында бик сойлашасе килмаган кеше кебек кылана

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эллэ кем булды, килмэсэн килмэ, ник аны эйтеп торырга, синнэн башка да килуче табылыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        РИШАТ ЭНЕМ БАРСЫДА ДОРЕС СУЗЛЭР,ХЭЗЕР КИТТЕ БАШ - Баштаклык,бернинди тэрбия мэсьэлэсе каралмый,кем ничек булдыра,.укымаган,наданлык хокем итэ,кара инде син ул жырчыларда,я хатыннарын,я ирлэрен,сояркэлэрен,х.б ияртеп сэхнэ туренэ менгерэлжр,янэсе жырлыйлар,я сэхнэ туре ул ижат кешесе очен дип белжм мин...хэзер барсыда койли,жырлый имештер оялуны беркем белми,..санап чыгам кирэк дисэгез...

        Мөһим

        loading