16+

Ришвәтчелек тамырын корыту юлын тапканнар

Казан инновация университетында 23 ноябрьдә “Коррупциягә каршы тору диалектикасы” VIII нче Бөтенроссия конференциясе уза.

Казан инновация университетында 23 ноябрьдә “Коррупциягә каршы тору диалектикасы” VIII нче Бөтенроссия конференциясе уза.

Әлеге чара Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Гражданлык җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук В.Г.Тимирясев исемендзәге Казан инновация университеты тарафыннан оештырылды.

Конференциядә Россия, шулай ук Кытай, Иран, Венгрия экспертлары, Россия Федерациясе Президенты администрациясе хезмәткәрләре, хокук органнары һәм җәмәмгать оешмалары вәкилләре катнаша. Фән һәм хакимият органнары бергәләшеп коррупциягә каршы көрәш юлларын барлый. Элек булып узган конференцияләрдә галимнәр һәм экспертлар тарафыннан  тәкъдим ителгән ришвәтчелеккә каршы көрәш алымнары федераль законнарда һәм Россия Федерациясе Президенты указларында чагылыш тапкан.
- Мәсьәләләр күп, ләкин безнең тәкъдимнәр законнар чыгарганда кулланыш таба,-дип, үзенең чыгышында Казан инновация университеты проректоры Игорь Бикеев та әйтеп узды.-Россия хәзер дәүләт һәм муниципаль сатып алулардагы, бәяләр билгеләхдәге “тишекләрне” бетерүгә кереште.
“Восточный” космодромын төзегәндә зур акчаларның максатчан тотылмаганлыгын фаш итүне мисал итеп китерде ул.

- Безнең, фән вәкилләренең миссиясе - хакимиятнең коррупциягә каршы көрәшүенә теләктәшлек күрсәтүдән, этәргеч бирүдән гыйбарәт булырга тиеш,-диде Игорь Измайлов.
Галимнәр республиканың эшкуарлары арасында сораштыру үткәргән. Сораштырылган кешеләрнең 40 проценты “Коррупция гамәлләрендә катнашканың бармы?” дигән сорауга җавап бирмәгән.
Конференциядә телгә алынганча, Татарстанда электрон документ әйләнеше, электрон хезмәт күрсәтүләр коррупциягә каршы көрәштә нәтиҗәле алым булып тора. Мөрәҗәгать иткән кеше чиновник белән турыдан-туры аралашмый. Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Гатин сүзләренә караганда, республикада эшләр башкарудагы үтәкүренмәлелек шактый югары дәрәҗәдә. Аның фикеренчә, ришвәтчелек турында дәшми калдырсак, без эчтән үзебезне-үзебез юкка чыгарачакбыз.

- Җәмәгатьчелек һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә кайбер хәлләрне, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрдәге кимчелекләрне бетерүгә ирештек, - диде Руслан Гатин.
Конференция докладлары соңыннан тупланма-китап итеп чыгарылачак.  
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading