16+

Роспотребнадзор пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне бетерде

Роспотребнадзор 1 июльдән коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән барлык чикләүләрне бетерде.

Роспотребнадзор 1 июльдән коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән барлык чикләүләрне бетерде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән барлык чикләүләрне бетергән, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

"Эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклануы сәбәпле, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте элек кертелгән чикләүләрне, шул исәптән маска режимын, төнге вакытта җәмәгать туклануы эшен тыюны туктатып тора", — диелә релизда.

Соңгы дүрт айда Россиядә COVID-19 буенча эпидемиологик вазгыятьнең тотрыкланган. Авырулар саны кимегән һәм пандемия башланганнан бирле минималь күрсәткечләрдә тора.

Ведомствода бу хәлне катгый контрольдә тотуны дәвам итәләр, дип ассызыкладылар. Әмма авыручылар саны арткан очракта, чикләү чаралары кире кайтарылырга мөмкин.

Кичә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр итүләренчә, алдагы тәүлек эчендә Россиядә COVID-19 белән чирләп китүнең 3106 яңа очрагы ачыкланган, 56 кеше үлгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading